Актаныш муниципаль районының үзәк Сабантуй мәйданында терлекчеләр җыены узды. Биредә әлеге тармакта башкарылган 6 айлык эшкә йомгак ясалды, дип хәбәр итә “Актаныш таңнары”.
Район хуҗалыклары 2011 елның 6 ае эчендә 219004 центнер сөт җитештереп, шуның 192588 центнерын, шулай ук 26468 центнер ит җитештереп, 22905 центнерын дәүләткә саткан. Әлеге ярты ел эчендә хуҗалыклар 491 миллион 118 мең сум күләмендә табыш алса, аның 85 проценты, ягъни 417 миллион 338 мең сумы терлекчелек тармагына туры килә. Эшкә йомгак ясалганда, әлбәттә, алдынгылар да билгеләнә, бүләкләнә. Әлеге җыен барышында да үз вазифаларына намуслы караган, югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар, терлекчеләр мактап телгә алынды, истәлекле бүләкләргә, шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкләрне яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең һәркайсына район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.
Авыл җирлекләре арасында узган ярышта узган ел белән чагыштырганда терлекнең баш санын һәм сөт җитештереп сатуны арттырган Чуракай (җирлек башлыгы Тимергази Хәсәнов), Югары Яхшый (Рәшит Галимуллин), Чалманарат (Камил Әхмәтов), Такталачык (Камил Шәйхразыев) җирлекләренә II – V урыннар бирелде, алар район башлыгының Рәхмәт хаты, акчалата премия белән бүләкләнде. Ә беренчелекне яулаган Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәйбиев күчмә Кубокка, район башлыгының Рәхмәт хатына, шулай ук акчалата премиягә лаек булды.