РАЦИН һәм MKSZN арасында утыртма материаллар үстерү буенча уртак предприятие төзү турында килешү имзаланды

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Венгрия делегациясе белән очрашты. Аны әлеге илнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Янош Балла җитәкли. Очрашу кысаларында Инвестицияләр һәм инновацияләр буенча республика агросәнәгать үзәге һәм Венгриянең Magyar Kertészeti Szaporítóanyag Nonprofit Kft. (MKSZN) компаниясе арасында уртак предприятие төзү турында килешү имзаланды.

Чарада «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Россия Федерациясендә Венгриянең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча атташесы Виктория Набелек, MKSZN компаниясе директоры Золтан Кастовский һәм башкалар катнашты.

MKSZN компаниясе 1949 елда төзелгән. Бүгенге көндә предприятие 19 төрдән һәм 290 сорттан артык яшелчә, җиләк-җимеш утыртма материаллары һәм урман үсентеләре җитештерә. MKSZNнең җитештерү базасы 1 мең гектар мәйданны били.

Уртак предприятие Татарстан Республикасының Лаеш районында «Лаеш питомнигы” ҖЧҖ базасында төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашыру республиканың һәм илнең башка төбәкләренең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен сыйфатлы утыртма материаллар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. MKSZN тулы технологик трансфер бирәчәк һәм проектны гамәлгә ашыруны Венгриянең әйдәп баручы белгечләре алып барачак, дип көтелә.

«Татарстан терлекчелек республикасы дип санала, без яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүгә җитәрлек игътибар бирә алмадык, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. – Шуңа да карамастан, продукция сату өчен бездә базар җитәрлек. Шунысы сөендерә, әле килешү аркасында без бу юнәлештә үсә алачакбыз».

Министр шушы юнәлештә һәм авыл хуҗалыгының башка тармакларында алга таба уңышлы хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.

Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Янош Балла, АПКны үстерү юнәлешләрендә ил шактый тәҗрибә туплады, дип билгеләп үтте. «Берничә ел элек башланган эшебезнең нәтиҗәсеннән мин канәгать, – дип ассызыклады ул. – Мин бүген безнең хезмәттәшлекнең җимешләрен күрәм. Проектны гамәлгә ашыру үзара хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачар дип ышанам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International