«Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсенә килүчеләрне электрон теркәү ачылды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында узачак «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсенә килүчеләрне электрон теркәү ачылды.

Күргәзмәнең түбәндәге рәсми сайтында электрон теркәү узарга һәм түләүсез билет алырга мөмкин: http://xn-----dlcjdcsaibjsyfkpfqdac3wtc.xn--p1ai/reg_pos.

«Бөтенроссия кыр көне – 2017» – авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләрне, үзебезнең һәм чит илләрнең махсус авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын, җирдән файдалануның инновационысулларын күрсәтү буенча Россиядә иң зур күргәзмә. Күргәзмә экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» блокларыннан торачак. Аларның мәйданы 60 гектардан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International