Татарстанстат белешмәләре буенча, агымдагы елның 4 аенда Татарстан Республикасы икътисады буенча айлык уртача хезмәт хакының 29,5 мең сум тәшкил итүе мәгълүм булды. «Авыл хуҗалыгы» тармагы буенча хезмәт хакы республика дәрәҗәсеннән 64% тәшкил итә, ягъни – 18,9 мең сум.
85 авыл хуҗалыгы оешмасында тармак буенча уртача хезмәт хакыннан күбрәк түлиләр, тагын 8ендә – республика дәрәҗәсеннән югарырак: «Җиләкле алан» ҖЧҖ– 42,4 мең сум, «Майский» ТК” – 40,6 мең сум, «Союз Агро» ҖЧҖ – 37,7 мең сум, «Чаллы – Бройлер» ҖЧҖ – 37,3 мең сум, «Шинник-Агро» ҖЧҖ – 35,3 мең сум, «Агропродукт» ҖЧҖ – 34 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖ – 32,7 мең сум, «Ак Барс” кошчылык комплексы» ҖЧҖ – 31,2 мең сум.
Моннан тыш, кайбер хуҗалыкларлда шулай ук хезмәт хакы начар түгел мәсәлән: Лаеш районының «Кирби» ҖЧҖендә хезмәткәрләрнең хезмәт хакы – 25,5 мең сум,Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖендә – 27,5 мең сум, Лаеш районының «Просто молоко Агро» ҖЧҖендә – 25,8 мең сум, Актаныш районының «Әнәк» АФ” ҖЧҖендә– 21,8 мең сум, Тәтеш районының «Сафиуллова Р.Г.» КФХсында – 28,4 мең сум, Әтнә районының «Шахтер» ҖЧҖендә – 23,7 мең сум, Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖендә– 22,2 мең сум, Саба районының «Мөхәммәтшин З.З.» КФХсында – 21,2 мең сум, Балта районының «Арбор» ҖЧҖендә – 20,2 мең сум, Әтнә районының Ленин ис. нәсел заводы АХҖКында – 22 мең сум, Кукмара районының Вахитов ис. АХҖКында – 20,5 мең сум.