Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды

2017 елның 7 мае, якшәмбе

7 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды.

Бу районнарга ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бар иде.

Башта Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районында булды. Кызыл Чишмә авылы янындага көзге бодай кырында Татарстан Республикасы Президентын Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм район хакимиятенең башка вәкилләре каршылады. Район башлыгы чәчүнең барышы, райондагы эшләрнең торышы белән таныштырды.

Бөгелмә муниципаль районының 76 мең га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән чәчүлек җирләре – 70,1 мең га.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән килүчеләр Бөгелмә районында икенче репродуктор -«ПлемРепродукт» ҖЧҖендә (Ефановка авылы) булдылар.

«ПлемРепродукт» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы кошларын үрчетү, инкубатор йомыркалары җитештерү белән шөгыльләнә. «ПлемРепродукт» ҖЧҖ — тулы цикллы комплекс ул: эшне инкубатордан башлап кош-кортны суюга кадәр башаралар. Комплекс 2-16 елның ноябрендә эшли башлаган иде. 2017 елның апреленәпредприятиедә эшләүчеләр саны 155 кешегә җитте. Комплекс тулы куәтенә эшли башласа, 300дән артык кеше эш белән тәэмин ителәчәк.

Предприятие эшли башлагач, 7 млн. йомырка алынган, 6 миллионнан артыгы – инкубатор йомыркасы.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Линар Закиров кыр эшләренең барышы турында, чәчүгә җәлеп ителгән техника турында сөйләде, районда чәчү 46 мең га мәйданда башкарыла. Җирле хуҗалыкларның да чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгу өчен кирәкле әйберләре җитәрлек. Районда 1 гектарга 60 кг чыгарлык итеп ашлама әзерләнгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына юл тотты.

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чәчүнең барышы турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

Монда да Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште.

Лениногорск муниципаль районының авыл хуҗалыгы җирләре 109,6 мең га тәшкил итә, шул исәптән чәчүлекләр – 80,7 мең га.

Рөстәм Миңнеханов фермерчылыкның торышы белән, гаилә фермалары белән кызыксынды. Татарстан Республикасы Президенты район хезмәтчәннәрен фермер хуҗалыгын үстерүдә һәм дәүләт программаларында активрак катнашырга өндәде. Районда барысы 22 гаилә фермасы бар, шул исәптән 8 –технологик фермалар. .

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына килде.

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин агымдагы эшләр һәм чәчүнең барышы турында сөйләде. Алар бергәләп кыр өсләрен очып уздылар.

Чирмешән муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән килгән рәсми затлар “Илхан” ҖЧҖендә 1000 баш эре мөгезле терлеккә исәпләп төзелгән, хайваннар ирекле тотыла торган һәм сөт саву блогы булган терлекчелек комплексында (Югары Кәминкә авылы) булдылар.

«Илхан» ҖЧҖенең төп эшчәнлеге – сөт терлекчелеген үрчетү һәм үсемлекчелек. Бүгенге көндә терлекчелек комплексының беренче чираттагы биналары файдалануга кертелгән. 2017 елның маена эре мөгезле терлекләр саны 139 башка җитә, 20 бозау туган. Май ахырына кадәр беренче корпустагы сыерлар санын 500 башка җиткерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International