Татарстанда 2017 елгы чәчү кампаниясе башланды. Кайбер районнарда игенчеләр бөртекле сабан культуралары чәчүгә керештеләр. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖендә бу эшләрнең ничек барышы турында телевизор караучылар “Туган җир” программасының чираттагы чыгарылышында күрә алалар. Тапшыруда шулай ук бәрәңгенең төрле сортлары һәм аларны утырту өчен сайлау, терлекләрне көтүлекләргә чыгару кагыйдәләре турында да сөйлиячәкләр.
«Туган җир» программасының чираттагы чыгарылышын 28 апрельдә 18.00 сәгатьтә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы эфирында карарга мөмкин булачак.