Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Арбор» ҖЧҖ аграрчылары язгы чәчүне уздыруга әзер. Чәчүгә 19 трактор җәлеп итү планлаштырыла.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, ремонтлау звеносының тырышлыгы аркасында хуҗалыкта техника вакытында һәм сыйфатлы ремонтланып беткән. Шундый уңганнарның берсе – механизатор Игорь Кумаев, ул «Т-150К» тракторына капиталь ремонт ясаган. Бу тракторның кабаиасы алыштырылган, тормоз системасы, электр җайланмалары, тизлекләрне күчерү тартмасы һәм башка өлешләре ремонтланган. Барлык эш 700 мең сумга төшкән.