Татарстанда 2017 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар узды

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Узган атнада Татарстанда 2017 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узды. Комиссияләр авыл хуҗалыгы машиналарының чәчүгә әзерлеген, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлүен бәяләделәр.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы хуҗалыкларында составында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге белгече Дмитрий Яшин, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин булган төркем йөрде.

Альберт Рәхмәтуллин игенчеләрнең игътибарын чәчүне оптималь агротехник срокларда башкару зарурлыгына юнәлтте. «Быел безнең бер уртак бурыч: 100 мең тонна ашлык җыеп алу, – диде район башлыгы. – Моның өчен бөтен шартлар бар, техника әзер, бөртеклеләр өлеше 2000 гектарга кадәр арттырылды. Барлык чараларны вакытында үтәргә генә кирәк булачак, язның бер көне ел туйдыра дип, тикмәгә генә әйтмиләр».

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынга «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖенең 3 филиалы чыкты, алар тиешле 40 баллдан 39ар балл җыйдылар.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчүне уздыруга әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин бүлеге белгече Наил Алиуллов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Саба районара бүлеге җитәкчесе Васыйл Кәбиров тикшерделәр.

Монда 1 нче урынны «Алан» ҖЧҖ (39 балл) алды, 2 нче урынны «Игенче» ҖЧҖ һәм «Теләче Агро» ҖЧҖ (38әр балл) алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International