Бу атнада республика районнарында 2017 елгы язгы чәчүгә әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурслар узды. Биектау районында бу чараның ничек үтүе турында телевизор караучылар «Татарстан» ДТРКның «Авыл офыклары» программасын карап белә алалар. Тапшыруда шулай ук Балтач районының “Сорнай” ҖЧҖендә эшләрнең торышы хакында да сөйлиячәкләр.
«Авыл офыклары»ның чираттагы чыгарылышы 2017 елның 8 апрелендә «Россия 1» телеканалында – 08.20сәгатьтә һәм «Россия 24» телеканалында 18.15 сәгатьтә булачак.