Министрлыкта Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

15 ноябрьдә Игенчеләр саренда Сычуань провинциясеннән (Кытай Халык Республикасы) делегациясе белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов катнаштылар, ә Сычуань провинциясе ягыннан – Халык хөкүмәтенең чит илләр һәм миграция эшләре канцеляриясе башлыгы урынбасары Хэ Гуансянь, шул учреждениенең кадрлар бүлеге башлыгы Чжан Жуйхун, Партия комитеты оештыру бүлегенең кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы Сюн Вэньци, Суйниншәһәре Халык хөкүмәтенең чит илләр һәм миграция эшләре канцеляриясе башлыгы Ло Цинлунь һәм башкалар.

Очрашу башында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов кунакларны Татарстанның агросәнәгать комплексы белән таныштырды. «Безнең алда тора торган төп бурыч – республиканы тулысынча төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү», – дип ассызыклады Николай Титов.

Министрның беренче урынбасары 2016 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларының уңышы, республика программаларының үтәлеше, авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм азык-төлек предприятиеләрен үстерү һәм башкалар турында сөйләде. Ул шулай ук Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр куллануын да билгеләп үтте.

Сычуань провинциясе делегациясе вәкилләрендә республикада кече хуҗалыкларны үстерү һәм экологик чиста продукция җитештерү зур кызыксыну уятты.

Кытай Халык Республикасы Дәүләт идарәсенең Сычуань провинциясендә чит илләр белгечләре эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Ян Цзяоцзяо, провинциядә төрле илләрдән белгечләрне стажировкалау буенча зур эш башкарыла, дип билгеләп үтте. Кытай белгечләре үзләре дә башка илләрдә стажировка узалар.

«РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов Татарстанның һәм Сычуань провинциясенең үзара хезмәттәшлек тарихы турында сөйләде. «Әлеге провинция делегациясе – “Силин”, “Дзюсин”компанияләре белән без беренче мәртәбә 2005 елның маенда ук очрашкан идек», – диде Әсхать Шәрәпов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган бу очрашу тәҗрибә алмашуга багышланды һәм ул чит илләр партнерлары белән эшлекле мөнәсәбәтләрне һәм хезмәтәшлекне җайга салуга ярдәм итәчәк, дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International