Татарстан Президенты «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ике яңа завод төзүгә старт бирде

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ике яңа «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» заводларын төзи башлауга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, «Алабуга» СҖТ махсус икътисадый зонасы” АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев,республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

«АйДжиЭс Агро» компаниясенең инвестиция проектында компост җитештерү һәм шампиньон гөмбәсе үстерү заводын төзү каралган. Бер елда яңа җитештерүдә 10,8 мең тонна гөмбә һәм 40 мең тонна компост материалы җитештерү фаразлана. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ җитәкчелеге Россиянең берничә челтәр кибетләре белән продукцияне сату турында килешүләр дә алып бара инде. Яңа җитештерүдә 165 яңа эш урыны булдырыла. Инвестицияләр күләме 1,5 млрд. сумнан артык. Проект 5 ел эчендә табышка чыгарга тиеш. Җитештерүне 2017 елның өченче кварталында эшләтә башлау планлаштырыла.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов, яңа завод шундый предприятиеләр арасында иң эреләрнең берсе була һәм ул Татарстан Республикасы ресурслары нигезендә төзеләчәк, дип билгеләп үтте.

"Туклану культурасы үзгәреп тора. Кешеләр кибетләрдә көндәлек сатыла торган экологик чиста продуктларга мохтаҗ. Әлеге проектны гамәлгә ашыру россиялеләрне яңа гына җыеп алынган гөмбә белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк, - дип ассызыклады ул. - «АйДжиЭс Агро» компаниясе базарда үз урынын табыр дип өметләнәбез".

«АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ генераль директоры Азат Шәйдуллин Рөстәм Миңнехановка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул, компания үз алдына Россия сәүдә челтәрләрендә чит ил шампиньоннарыөлешен күпкә киметү бурычын куя, дип тә өстәде.

Шуннан соң, мәртәбәле кунаклар икенче төзелеш мәйданчыгына килделәр, анда "Август-Алабуга" заводын төзү планлаштырыла. "Август" - үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар җитештерү һәм сату буенча иң эре Россия компаниясе. Хәзерге вакытта компания үз продукциясенең 70%ын диярлек Россия базарында сата. 28 % - якындагы чит илләр базарларына чыга, ә 2 % - ерак чит илләргә китә.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы инвестиция проектында үсемлекләрне саклау чараларын (гербицидлар, фунгицидлар, инсектицидлар һәм башкалар) җитештерү буенча ике цех һәм полимер савыт җитештерү цехын төзү каралган. Инвестицияләр күләме 3 млрд. сумнан арта. Җитештерүне 2018 елның дүртенче кварталында эшләтә башлау планлаштырыла.

"Август" компаниясе җитәкчелеге сүзләренә караганда, предприятие өчен иң заманча логистика каралган, кешеләр, чимал һәм продукция агымнары тәртипкә салынган. Әйтик, хезмәткәрләр, заводка кергәннән соң, урамга чыкмыйча гына, бер корпустан икенчесенә җир өсте галереяләре буйлап кереп йөри алачаклар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, тантанада чыгыш ясаганда, "Август" компаниясе үз секторында алдынгыларның берсе һәм ул сатып алучыларның да, шулай укпартнерларының да абруен казанган, дип, билгеләп үтте.

«Үсемлекләрне сыйфатлы чаралар белән саклаганда гына агросәнәгать комплексында югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Сер түгел, әлегә бу товарны күбесенчә без читтән алабыз. Әмма әлеге заводны төзү импорт продукциясен үз илебездә җитештерелгән продукциягә алыштыру мөмкинлеген бирәчәк. Һәм әлеге зур күләмле проектның "Алабуга" махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында гамәлгә ашырылуы безне сөендерә», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан, авыл хуҗалыгы продукциясен эре җитештерүчеләрдән саналганга,"Август-Алабуга"ның төп партнеры булачак, дип, билгеләп үтте.

Шуннан соң, Татарстан Республикасы Президенты һәм "Фирма-Август" ЯАҖ генераль директоры Александр Усков яңа предприятие төзелешен башлап җибәрү хөрмәтенә истәлекле такта куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International