Республикада 24 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2016 елның 23 сентябре, җомга

24 сентября Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.

Казанда ярминкәләр түбәндәге 11 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:

– Яңа Савин районында ике мәйданчыкта – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а) һәм Ак. Лаврьентьева урамы мәйданчыгында (чатыр корылган ярминкә);

– Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);

– Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83);

– Киров районында ике мәйданчыкта – «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);

– Вахитов районында ике мәйданчыкта – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур., 13);

– Идел буе районында – «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).

– Совет районында ике мәйданчыкта – «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7).

«Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында мәгариф учреждениеләренең ел саен үткәрелә торган республика ярминкәсе булачак. Анда Татарстан Республикасының 200дән артык мәктәп, көллият, техникум коллективлары, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатлары коллективлары катнаша.

Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International