Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының (“ТР АЯБ” ТИО) Активлар мәктәбе ачылды.
Форумда катнашучыларны “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина сәламләде.
«Мин бүген катнашучлар арасында яңаларны да, моңа кадәр таныш булган кешеләрне дә күрәм, – диде ул. – Бу сменада без ныклап эшләрбез, планнар, максатлар һәм киләчәккә бурычлар билгеләрбез».
Активлар мәктәбендә катнашучылар үзләре турында сөйләде. Монда “ТР АЯБ” ТИОның район бүлекчәләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәисләре һәм активистлары килгән. Мәсәлән, Аксубай районыннан Роберт мәктәптә укытучы булып эшли, Актаныш районыннан Алмазия – мәдәни үзәк директоры, Алексеевск районыннан Ринат – механикка укый. Форумда катнашырга барысы 120 кеше гариза биргән.
Активлар мәктәбе үзе «Регина» кунакханә комплексы базасында (Казан шәһәре, Петровский поселогы) узачак. Катнашучылар 25 сентябрьә кадәр белемнәрен яңартачаклар, тәҗрибә уртаклашалар, районнарда эшләү юнәлешләрен эшләячәкләр.
Форумның программасында һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерүгә, берләшү һәм команда булдыруга тренинглар уздыру, ораторлык сәнгате буенча лекцияләр, мастер-класслар, тематик түгәрәк өстәлләр һәм башка күп чаралар үткәрү каралган.
Белем бирү өлешендә зур игътибар социаль проектлау нигезләренә биреләчәк. Экспертлар сыйфатлы, кызыктыргыч, оригиналь проектлар язу нечкәлекләре турында, аларны компетентлы яклау һәм бу проектларны гамәлгә ашыруны финанслау турында сөйләячәкләр. Активлар мәктәбе кысаларында шулай ук “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының район бүлекчәләре һәм башлангыч оешмалары арасында социаль әһәмиятле проектларны башкаручыларның «Авылда социаль проектлау» дигән республика конкурсының башкаручылар катнашындагы (очный) этабы узачак. Иң яхшы проектлар техник, мәгълүмати һәм финанс ярдәме алачак.