Татарстан Республикасы Лениногорск районында Республика сабанчылар конкурсы - 2016 башланды

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының “Лениногорский” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында Республика сабанчылар конкурсы - 2016 башланды. Конкурста катнашучыларны муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов сәламләде.

Ярышлар флагын Әтнә муниципаль районының “Көнгәр” АХҖК механизаторы Ирек Галиев күтәрде, ул быел сабанчыларның V Россия ачык чемпионатында 3 нче урынны алган иде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, әлеге конкурс берничә ел уздырылмый калган иде. Ярышларның ммаксаты – максаты – механизаторларның һөнәри осталыгын, практик күнекмәләрен арттыру, авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист һөнәрен популярлаштыру, республиканың иң яхшы сабанчыларын ачыклау.

Бүген 44 катнашучы – район конкурсларында җиңүчеләр һәм иң яхшы җитештерү күрсәткечләренә ия булучылар – үз осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар «МТЗ-1221» тракторларында дүрт корпуслы «ПО-4-40» әйләнмәле сабаннар урнаштырылган агрегатларда узды.

Иң яхшыларны ачыклау өчен судьялар коллегиясе сөрелгән җирнең сыйфатын исәпкә алып эш иттеләр. Иртәгә узачак финалга 10 катнашучы үтте.

Конкурста катнашучылар шулай ук махсус көйләнгән мәйданчыкта «МТЗ-82» тракторында фигуралы йөртү осталыгына үз көчләрен сынап карый алалар. Мондый йөрүдә җиңүчеләр өчен дә призлар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International