Министр республиканың Әлки элеваторында булды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татарстанашлык технологияләре» АҖ филиалы – «Әлки элеваторы»нда булды.

Министр монда килүгә авыл хуҗалыгы культуралары күргәзмәсен карады һәм хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты.

Марат Әхмәтов 80 мең тонна ашлык сыйдырышлы Әлки элеваторының район өчен нинди әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Аның янәшәсендәге орлык заводында сыйфатлы, барлык таләпләргә туры килә торган орлыклар җитештерелә. Министр, мондый орлыклар белән кече хуҗалыкларны да тәэмин итәргә кирәк, дигән теләк белдерде.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев, районда эш әйбәт куелган, диде. «Шулай да, һәркайдагыча, кадрлар белән тәэмин итү проблемасы бар», – дип әйтте ул.

Очрашу барышында шулай ук сөткә бәяләр, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү, кыр эшләренең барышы турындагы һәм башка мәсьәләләр буенча да фикерләр булды.

14 сентябрьгә Әлки районында 6,2 мең тонна ашлык кукурузы суктырылган, уртача уңдырышлылык – 44 ц/га. Ул 1,4 мең га мәйданда (планнан 14%) җыелган.

Рапс 2,5 мең гектарда (94%) 1,3 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – 5,3 ц/га.

Бәрәңге 7 гектар мәйданда чыгарылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 230 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International