Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында республика программасы буенча тагын бер терлекчелек комплексы төзекләндерелде

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Нива» ҖЧҖендә быел сыер абзарларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча 100 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы төзекләндерелде.

«Бу яңартылган икенче объект инде – узган ел 100 башка исәпләнгән сыер абзары төзекләндерелгән иде, терлекчеләрнең эшен җиңеләйтү өчен сөтүткәргеч, тирес алу җайланмалары кайтарылды», – дип сөйләде«Нива» ҖЧҖ директоры урынбасары Анатолий Сумбаев.

Хуҗалыкта 148 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 50 баш савым сыеры. Анатолий Сумбаевәйтүенчә, терлекләр өчен азык җитәрлек күләмдә әзерләнгән.

Быел хуҗалыкта бөртекле культуралар, шикәр чөгендере үстергәннәр. «Без эшебез булганга сөенәбез, хезмәт хакы да яхшы. Мондый тотрыксыз заманда без югалып калмадык һәм үзебезнең кирәклегебезне тоеп яшибез», – диләр хуҗалык хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International