Болгарда умартачылар съезды узды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

2016 елның 9-11 сентябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында умартачыларның «УМАРТАЧЫ. ИНФО-2016» IX съезды узды. Чараны «Умартачылык идарәсе» ДБУ һәм Спас муниципаль районы администрациясе ярдәме белән «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.

Съездда Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, шулай ук Белоруссиядән, Финляндиядән умартачылар катнашты.

Форумда катнашучыларны Спас муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокинсәламләде. Ул аларга, съездда уңышлы һәм нәтиҗәле эшләр башкарырыга, ә умартачыларга - җитештерелгән продукцияне уңышлы сатарга, дигән теләкләр теләде.

Җыелучыларны тагын «Татарстан умартачылары» ТИО (РОО) советы рәисе Сергей Катков, «Умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин, Умартачыларның һәм умартачылар оешмаларының «УМАРТАЧЫЛЫК» берлеге президенты Ольга Чупахина һәм башкалар котлады.

Съездда катнашучыларга Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче умартачылары лекцияләр укыдылар. Шулай ук умартачылар куллану өчен кирәкле әйберләр җитештерүчеләр үзләренең алдынгы технологияләрен күрсәттеләр.

Форум чаралары кысаларында нотыклар тыңланды, умартачылык буенча мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр һәм бал конкурслары, балалар викториналары һәм ярышлар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International