Терлекчелек тармагының 2016 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясалды: 248,2 мең тонна ит һәм 830 мең тонна сөт җитештерелгән

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

7 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә районнарның выл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) белгечләре, шулай ук республика нәсел хуҗалыкларының зоотехник-селекционерлары катнашты.

Киңәшмә башында «Селэкс» программасында каралган эш турындагы хисаплар белән Балтач районының “Кама” ҖЧҖеннән Рәсимә Гыйззәтуллина, “Якты юл” ҖЧҖеннән Лилия Мәгъсүмҗанова, Тимирязево ис. ҖЧҖеннән Илназ Кәримов чыгышлар ясадылар.

Тирес түгү һәм аны саклау системаларының торышын сораштыру турындагы кәгазьләрне тутыру үзенчәлекләре хакында “Экологик торышны күзәтү үзәге” ҖЧҖ директоры Эльвира Корбанова сөйләде.

«Данон» компанияләре төркеменең чимал әзерләү буенча төбәк хезмәте башлыгы Сергей Чурин Саба муниципаль районында октябрьдән башлап Сөт бизнесы академиясе эшенең планнары турында мәгълүмат бирде.

Терлекчелек тармагының 2016 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар турындагы нотык белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Республикада эре мөгезле терлекләр 744,5 мең баш (ел башына 100%) тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 245,5 мең баш (100%). Сөт 830 мең тонна (узган елның шушы чорына карата 103%) җитештерелгән, терлек һәм кош ите – 248,2 мең тонна, шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 63 мең тонна (102%), 195,1 мең баш бозау (102%) туган.

Министр урынбасары сүзләреннән күренгәнчә, Кукмара, Зеленодольск, Саба, Зәй, Минзәлә, Әтнә, Актаныш муниципаль районнарында эре мөгезле терлекләр саны узган елдагыга караганда арткан. Ә республиканың Алабуга, Алексеевск, Баулы, Әлмәт, Кама Тамагы, Бөгелмә, Питрәч, Биектау муниципаль районнарында, киресенчә, кимегән.

Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Тәтеш һәм Менделеевск районнарында сөт җитештерү күләменең артуы күзәтелә. Әлмәт, Кама Тамагы, Чистай, Мамадыш, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында сөт җитештерү кимегән. Нәҗип Хаҗипов муниципаль районнар мисалында сөт җитештерү күләмнәренең артуына чагыштырма анализ ясады.

Киңәшмә азагында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә савым терлекләрен вакытында абзарларга кертү, яшел азык әзерләүне һәм әзерләнгән азыкны лаборатор тикшерүне оештыру бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International