Быел Әгерҗе муниципаль районының “Наҗәр” ҖЧҖендә сыер абзарларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы нигезендә 200 башка исәпләнгән терлекселек комплексын төзекләндерделәр.
Объектта түбә һәм түшәмне, идән-ишекләрне, су үткәрү системасын, тирес өчен транспортерларны, сөт үткәрү системасын, электр хуҗалыгын яңарттылар, пластик тәрәзәләр куйдылар. Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, сыер абзарында хәзер якты һәм җылы.
«Җәй буе сыерлар көтүлектә булдылар. Бу көннәрдә бинага кайтарырга уйлыйбыз. Хезмәт шартлары элек тә начар түгел иде, ә ремонттан соң тагын да яхшырды. Шуңа күрә сөенә-сөенә түбә астына керергә торабыз», – дип сөйләде машина белән сыер саву остасы Алсу Җәлилова.
Бу фермада дүрт сыер савучы эшли. Алсу белән бергә тагын Фирдания Төхвәтуллина, Анжела Исмәгыйлева һәм Филисә Гарифуллина эшлиләр. Аларның һәркайсы 50шәр сыер карый.
«Наҗәр” ҖЧҖендә шулай ук бозаулар абзарын да ремонтладылар. Аның бер өлешен сыерлар өчен бозаулау бүлеге итеп көйләделәр, ә калган өлешен бозауларга калдырдылар.
«Без республика җитәкчелегенә ярдәм күрсәткән өчен зур рәхмәтле. Билгеле инде, шундый күләмле эш өчен дәүләт субсидиясе генә җитми. Шулай да, мондый шартларда эшләүнең озакламый уңай нәтиҗәләре булыр», – диде район башлыгы Валерий Макаров, ремонтланган терлекчелек комплексларын карап чыкканнан соң.