6 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә 2016 елгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 2 сентябрендәге 1903-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләрен 2016 елның 10 сентябреннән башлау турында боерык әзерләде, - дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары Николай Титов. – Казанда сату итәр өчен –10 мәйданчык, Чаллыда 3 мәйданчык билгеләнде, шулай ук Татарстан Республикасы Зеленодольск районында “Яңа Тура” технополисы территориясендә дә ярминкә мәйданчыгы эшләячәк».
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, 2015 елдв Казанда һәм Чаллыда 34 авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырпылган, аларга 1,5 млрд. сумнан артык продукция китерелгән. Моннан тыш, агымдагы елның язында 17 ярминкә уздырылган.
«Быел һәркөнне крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның продукциясен сату өчен Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча 7 сәүдә мәйданчыгы төзелә һәм төзекләндерелә», – дип билгеләп үтте Николай Титов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздырганда продукцияне сатуга карата куела торган ветеринария-санитария таләпләре турында сөйләде.
Ит һәм башка ит продуктлары ярминкәгә районнарда ветеринария-санитария экспертизасы узгач кына кертелергә тиеш, ул түләүсез башкарылачак.
«Ит элгечләргә эленгән халәттә китерелергә тиеш, ә ит ташый торган транспортның арбасы санитария эшкәртелүен узарга тиеш», – дип искәрте Алмаз Хисаметдинов.
Спикер мәгълүматы буенча, эшкәртелмәгән сөт сатуга йогышлы авырулар булмаган хуҗалыклардан гына кертелергә тиеш. Сәүдә урынында эшкәртелмәгән сөтне куллану алдыннан кайнатырга кирәклеге турында язылган белдерүләр эленгән булырга тиеш, сөт кранлы термос-савытларда китерелергә һәм шуннан сатылырга тиеш.
«Казанның һәр мәйданчыгында ветеринария хезмәте вәкиле булачак, ул әлеге таләпләрнең үтәлешен тикшереп торачак», – дип ассызыклады Алмаз Хисаметдинов.
Киңәшмә барышында «Казан шәһәре кулланучылар базары комитеты» МКУ рәисе Руслан Зәйнетдинов чыгыш ясады, ул ярминкәләрдә катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде, сораулар күбрәк сәүдә мәйданчыкларын төзекләндерү, аларны җыештыру, продукция китерү вакыты турында булды.
Фикер алышу йомгаклары буенча, ярминкәләрдә сатыла торган продукциягә түбәндәге бәяләр тәкъдим ителде (бәяләр бер килограмм яисә бер литр продукциягә күрсәтелде, йомыркага – 10 данә исәбеннән): кош ите – 115 сум, күркә ите – 235 сум, сыер ите – 250-300 сум, дуңгыз ите – 230-270 сум, сарык ите – 320-380 сум, югары категорияле йомырка – 55 сум, сайланма йомырка – 50 сум, 1 нче категорияле йомырка – 45 сум, үлчәп сатыла торган сөт – 28-30 сум, каты сырлар – 280-330 сум, ак ай – 300 сум, шикәр комы – 44 сум, югары сортлы он – 20 сум, карабодай ярмасы – 49 сум, бәрәңге – 10 сум, кишер – 12-15 сум, чөгендер – 12-15 сум, баш суган – 17-18 сум, кәбестә – 8-10 сум, бодай – 9 сум, арпа – 8 сум,арыш – 6 сум, балык (карп) – 150 сум.