Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының “А.И. Сөләйманов” КФХында бар куәткә бәрәңге җыялар

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының “А.И. Сөләйманов” крестьян-фермер хуҗалыгында бар куәткә бәрәңге җыялар. Кырда бәрәңге чыгара торган 4 «Гримме» агрегаты эшли.

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Фаил Ивандеев, хуҗалыкта 280 гектар мәйданда бәрәңге җыярга кирәк була, дип сөйләде. Әлегә бер гектардан 170 центнеруңыш чыга.

Бүгенге көндә бәрәңгене Пушкино поселогы кырларында җыялар, аннан соң эш Фома һәм Бикколавыллары кырларында дәвам итәчәк, ул кырларда бәрәңгенең «Ред Леди», «Гала» һәм «Гранада»сортлары үстерелгән. КФХ белгечләре сүзләренә караганда, «Гранада» сортының уңышы яхшы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International