Ростов өлкәсендә 2016 елның 30 августыннан 4 сентябренә кадәр Көньяк федераль округы «Ростов» яшьләр форумының «Яшь аграрийлар» Бөтенроссия сменасы узды.
Чараны Ростов өлкәсе Хөкүмәте һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештырды, партнерларның берсе – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Форум Россиянең 60 субъектыннан 500дән артык яшь профессионалларны: студентларны һәм һөнәри югары уку йортларының магистрантларын, яшь эшкуарларны һәм фермерларны, агросәнәгать комплексы белгечләрен берләштерде.
Татарстан Республикасыннан сменада 10 кеше катнашты, болар – Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе лидерлары һәм активистлары.
Эш программасына тренинглар, панель фикер алышулар, интерактив лекцияләр, стратегик сессияләр,смена партнерларыннан мастер-класслар һәм башка чаралар кертелгән иде.
«Проектлар конвейеры» («Конвейер проектов») проекты буенча грант конкурсы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең «Агрокласс» проекты 200 мең сум күләмендә грант отты. Бу проект балаларга һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүгә, Татарстан Республикасының мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.