Бүген Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык ике яңа банкноты символларын сайлау конкурсында катнашучылар арасыннан конкурсның икенче этабында иң күп тавыш җыйган 10 финалист игълан ителде. Финалга чыгучылар исемлегендә Казан да бар, әсимволлар исемлегенә Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле кергән.
2016 елның 5 сентябрендә булачак банкнотлар өчен символлар сайлауның өченче, финал этабы башлана. Аның барышында 10 дәгъвачыдан россиялеләргә символлары яңа банкнотка төшерелергә тиешле ике шәһәр/территорияне сайлап алырга туры килчәчәк.
«Финалга чыккан барлык символлар – алар безнең Илнең чын мәгънәсендә уникаль урыннары. Аларның һәркайсы яңа банкнотларда урын алырга лаек. Шуңа күрә финал этабында шактый зур көрәш көтелә, бу очракта хәтта бер тавыш мәсьәләне хәл итеп куярга мөмкин. Кешеләр бу акцияне зур җаваплылык һәм кызыксыну белән кабул иттеләр, мин ышанам ки, нәтиҗәдә без чын халык банкнотын чыгара башларбыз», – диде Россия Банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский.
Үз фикереңне берничә юл белән белдерергә була. Иң төп һәм иң гади юл – http://твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү. Сайтта тавыш бирү 2016 елның 7 октябрендә 12.00 сәгатьтә тәмамланачак. Шулай ук 1октябрьдә Россия Банкының теләсә кайсы территориаль учреждениесенә аның Ачык ишекләр көненә килергә һәм, анкета тутырып, үзеңә ошаган символ өчен тавыш бирергә мөмкин.
Моннан тыш, тавыш бирү өчен анкеталар «Аргументы и факты» һәм «Комсомольская правда»газеталарында 14 һәм 15 сентябрьдә бастырып чыгарылачак. Тавыш бирүнең йомгаклау этабы 2016 елның 7 октябрендә 18.00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалы эфирында узачак, шунда ук сайлап алу йомгаклары ясалачак һәм ике җиңүче игълан ителәчәк.