Ивестиция программасы кысаларында «Агрокөчләр» холдингында 2016 елда 250 бер. авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алганнар. Шулар арасында: 8 чөгендер җыю комбайны, 2 шикәр чөгендере төягеч, 15 ашлык җыю комбайны «Acros 585», 1 үзйөрешле чапкыч, 5 ашлык җыю комбайны «Torum 750», 5 ашлык җыю комбайны «Claas», 7 кукуруз ургыч «ППК-81», 8 көнбагыш җыю җайланмалары «Acros 530», 5 көнбагыш җыю җайланмалары «New Holland», шулай ук 17 трактор К-744Р4 «Премиум», 4 трактор «New Holland», 9 трактор «Claas Xerion», 2 трактор «John Deere» һәм 12 җыю-пресслау җайланмасы ПРФ-180.
Бүгенге көндә «Агрокөчләр» холдингының автопаркында 4 200дән артык техника бар. Алар арасында терлек азыгы ташый торган заманча җайланмалар, тракторлар, автобуслар, йөк төягечләр, йөк тракторлары, йөк автомобильләре бар. Барлык авыл хуҗалыгы техникасы холдинг структурасына керә торган агротехнопаркта даими рәвештә диагностика һәм уза һәм аларга сервис хезмәте күрсәтелә. Кыр эшләре чорында техниканы ремонтлау вакытын киметү өчен холдинг кырларында махсуслашкан күчмә сервис бригадалары даими кизү торалар.
«Агрокөчләр» холдингы үз автопаркының техника белән тәэмин ителеше ягыннан тармакта иң алда баручылардан санала. Бүген холдинг үз эшчәнлеген киңәйтә – яңа төр авыл хуҗалыгы культуралары чәчелә, чәчүлек мәйданнары арттырыла. Югары җитештерү нәтиҗәләренә ирешү өчен монда актив рәвештә алдынгы технологияләр гамәлгә кертелә, заманча, иң яңа техника кулланыла.