2016 елның 8 сентябрендә Саратовта икмәк пешереү буенча Идел буе форумы узачак.Чараны Саратов өлкәсе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россиянең икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар гильдиясе оештыра.
Форум профильле төбәк структуралары вәкилләрен, тармак ассоциацияләренең һәм берлекләренең әгъзаларын, аграр экспертларны, икмәк пешерү буенча белгечләрне һәм катнаш җитештерү белгечләрен,крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларны, икмәк-күмәч һәм кондитер продукциясе җитештерүчеләрне, икмәк пешерү, он тарту һәм кондитер продукциясе җитештерү белән кызыксынучы башка затларны бергә җыя.
Икмәк пешерү буенча Идел буе форумы – икмәк пешерүне һәм катнаш җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча бизнес һәм хакимият арасында конструктив сөйләшү өчен перспективалы коммуникационмәйданчык ул. Форум эшендә Идел буе федераль округының икмәк пешерү һәм кондитер продукциясе җитештерү сегментын үстерүнең стратегик юнәлешләре хакында фикер алышачаклар.