Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы: Татарстанның авыл хуҗалыгына яңгырлар кирәк

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Татарстанның авыл хуҗалыгына хәзер яңгырлар күбрәк кирәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

«Татарстанның бөтен территориясендә тагын 30-40 мм продуктив дымлылык кирәк, иң беренче чиратта, бу көзге культуралар һәм шикәр чөгендере өчен бик мөһим. Дым булса, туфракны төп эшкәртү темплары өчен дә әйбәт булыр иде. Әлегә җир бик каты», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Шикәр чөгендере үстергән авыл хуҗалыгы предприятиеләре августтагы эсселәр аракасында шикәр чөгендере үсүдән тауктауга бәйле генә түгел, тагын җир каты булу сәбәпле, сабаннар һәм техника ватылудан да зыян күрәләр, дип билгеләп үтте ул.

Ашлык кукурузы әлегә 13,4 мең тонна җыелган. Хәзер тиешле дымлылык җыйган, иртә өлгерә торган гибридларны җыялар. Бер гектардан алына торган уңыш 36 центнерга җитә. Республика күбрәк уңышка өметләнгән иде. «Соңрак өлгерә торган гибридлардан күрсәткечләр зуррак булыр дип ышанабыз», – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан киләсе ел уңышы өчен кукурузга зур өметләр баглый. Алдагы елда бу культура республиканың барлык бөртеклеләр өлешенең 10 процентында чәчеләчәк, бу – 160 мең гектарга якын. Кукурузны дөрес үстерүгә өйрәнү өчен республиканың барлык белгечләре киләсе атнада дүрт демонстрацион мәйданда – Әтнә, Арча, Зәй һәм Әлки районнарында узачак чарага чакырыла. Шунда ук хәзер Татарстан климаты өчен яраклы сортларны сайлау буенча эксперимент алып барыла.

«Быел көнбагышны җыю сроклары да беркадәр алгарак күчте. Бу культура мәйданы 110 мең га тәшкил итә, күп кырларда алар тиешле дымлылыкка җиткән инде, десикация үткәрергә була», – диде министр.

Шикәр чөгендерен җыю да быел алданрак башланды. Бүгенгә ул 11 процент мәйданда җыелган, ягъни 7мең га, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.«Уңдырышлылык – 302 ц/га, ә коры,эссе җәй булмаса, уңыш гектардан 400 центнерга да җитәр иде.Соңгы көннәрдә күрсәткечләр арта башлады, яуган яңгырлардан соң чөгендер әзрәк үсәр әле», – дип, ышаныч белдерде Марат Әхмәтов.

Сугарулы мәйданнарны торгызу Татарстанның яшелчә уңышын саклап калуга ярдәм итте. Бәрәңге белән быел проблема булмаячак, диде министр. Шул ук вакытта кайбер районнар үзләрен бүген яшелчә культуралары белән тәэмин итәрлек хәлдә түгел, сәбәбе гади – шөгыльләнмиләр, дип билгеләп үтте ул. Мисал итеп, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Зеленодольск һәм Чистай районнарын атады. Бу муниципаль районнарга яшелчә үстерү өчен участоклар һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнергә теләүче хуҗалыклар эзләп табарга кушты. Республика ягыннан ярдәм булыр, дип ышандырды Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International