Бу атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре «ОКБ Авиарешения» ҖЧҖенең генераль директоры Дмитрий Арсентьевбелән очраштылар. Анда республиканың агросәнәгать комплексында заманча пилотсыз технологияләр куллану мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
«ОКБ Авиарешения» ҖЧҖ ике ел инде, гадәттәге квадрокоптердан аермалы буларак, компоновка белән пилотсыз очу аппараты эшләү белән шөгыльләнә. Техниканың күп йөк күтәрә һәм озак оча алуы аны киң хуҗалык спектрында кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенгә аның тулы зурлыктагы демонстратив үрнәге әзер. Аппарат авыл хуҗалыгында кырларга пестицидлар, фунгицидлар һ.б.ларны сиптерү өчен кулланылачак. Аппарат бер очышта 200 кг химик эремә алып менә һәм бер эш сменасында 250 гектар мәйданны эшкәртә ала. Агрегат тулысынча автоматлаштырылган һәм оператор катнашыннан башка гына эшли.
Эремәне төгәл сиптерү (маршруттан иң күбе 15 см читләшергә мөмкин), артык биеккә менмичә эшләү һәм үсемлекләргә механик зыян салмау ашлама сиптерүнең нәтиҗәлелеген арттырачак.
Татарстан Республикасы территориясендә беренче сынаулар 2017 елда узачак.