2 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дуңгызларда африка чумасын (АЧС) профилактикалау чаралары турында фикер алыштылар.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, «Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек буенча федераль үзәк» ФДБФУ директоры урынбасары Альберт Чернов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, дәүләт ветеринария берәшмәләре башлыклары, дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислек итүендә узды. «Илдә дуңгызларда африка чумасы (АЧС) куркынычы булуын исәпкә алып, субъектлар җитәкчеләренә Россия Федерациясе җитәкчелегенең күрсәтмәләре чыгарылды, – дип билгеләп үтте министр. – Бүгенге вәзгыять моңа тиешле игьтибар бирүне һәм кирәкле чаралар күрүне таләп итә. Моңа кадәр бу чир безнең чиккә килеп җитмәгән иде әле, ә хәзер хәлләр башкачарак тора».
Марат Әхмәтов чыгышыннан күренгәнчә, дуңгызларда африка чумасы чире килеп чыкканнан бирле Россиядә кыргый кабаннар һәм йорт дуңгызлары арасында 1000гә якын шундый очрак теркәлгән. Быел Россия Федерациясенең 22 субъектында 185 очрак теркәлгән. «Мондый очраклар шәхси хуҗалыкларда һәм урманнарда гына түгел, ә эре предприятиеләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, Рязань өлкәсендә иң эре дуңгызчылык комплексында – «Вердазернопродукт» ҖЧҖендә шундый очрак теркәлгән. Бүген исә без республикадагы эпизоотик вәзгыятьне, күрелә торган чараларны, иминлек тәэмин итү ысулларын һәм башкарыла торган гамәлләрне карыйбыз», – диде министр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов АЧСның Татарстан чикләренә якынлашуына басым ясады – бу йогышлы чир Чувашия Республикасы Порецкий һәм Алатырь районнарының Напольное һәм Сурский Мәйдан авылларында теркәлгән.
«Бүгенге көндә Чувашиянең бөтен территориясе диярлек икенче дәрәҗә куркыныч яный торган зонага кертелгән. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бу зонага шулай ук Апас, Буа, Чүпрәле,Кайбыч районнары да кертелде», – дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.
Аның сүзләренә караганда, быел дуңгызларда африка чумасы чире Владимир, Түбән Новгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Липецк, Мәскәү, Новгород, Орлов, Пенза, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск, Тамбов, Курск, Волгоград, Иваново өлкәләрендә, шулай ук Краснодар краенда һәм Кабарда-Балкар, Кырым һәм Чувашия республикаларында теркәлгән.
«Вирусны үзебезнең территориягә кертмәс өчен Президент Указы белән дүрт чиктәш районда чаралар күрелә», – дигән мәгълүмат бирде Алмаз Хисаметдинов.
Районнарда тәүлек буе контроль ветеринария-полиция постлары эшли, алар авыру таралган зоналардан дуңгызлар һәм дуңгыз итеннән эшләнгән продукцияне кертмәү чараларын күрәләр. Шулай ук Чувашия Республикасы ягыннан килүче һәм терлекчелек продукциясе ташучы автотранспортка дезинфекция ясау оештырылган. Һәр районда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән дуңгыз итен, аннан эшләнгән продукцияне базарларга, ярминкәләргә, күргәзмәләргә чыгаруга куелган таләпләрнең үтәлешен тикшереп тору өчен саклау-карантин төркемнәре төзелгән һәм башка чаралар күрелә.
Быел «2016-2018 елларга Татарстан Республикасы территориясенә дуңгызларда африка чумасының (АЧС) үтеп керүен һәм таралуын булдырмау» максатчан төбәк программасы үз көченә керде. Бу программада дуңгызларда африка чумасыннан яклауны тәэмин итү буенча чаралар күрүгә федераль һәм республикабюджетларыннан ярдәм каралган. «Әлеге программа кысаларында һәр теләүче үз чыгымнарынкомпенсацияли ала», – дип, катнашучыларга мөрәҗәгать итте нотыкчы.
«ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ директоры урынбасары Альберт Чернов дуңгызларда африка чумасы (АЧС) турында җентекләбрәк сөйләде.
Ул, дуңгызларда һәм кыргый кабаннарда африка чумасы белән йогышлану билгеләре 3 - 15 тәүлектә күренә башлый, диде. Авыру төрле рәвешләрдә узарга мөмкин – бик кискен рәвештән алып хроник рәвешкә дә әверелергә мөмкин. Бу авыру күпчелек очракта кискен рәвештә уза.
«Терлекчелек комплексларының дуңгызларда була торган аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча иминлеге күбрәк терлек хуҗаларының үзләренә бәйле, алар әлеге авыруны кисәтүгә юнәлдерелгән барлык тиешле чараларны вакытында күрергә тиеш», – дип, нәтиҗә ясады Альберт Чернов.