Республиканың Сарман районыннан КФХ башлыгы Җәүдәт Фәттахов сарык үрчетү белән шөгыльләнә

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Яңа Әхмәт авылыннан Җәүдәт Фәттахов крестьян-фермер хуҗалыгында романовский һәм курдюк токымыннан 300 баш сарык бар.

«КФХ төзелгәнче үк үзебезнең хуҗалыкта без сыерлар, 20-30 баш сарык тоттык, – дип сөйли Җәүдәт Фәттахов. – Аннары ныклап торып сарыклар белән шөгыльләнә башладык. Сарыклар – матур, хәрәкәтчән, кызык хайваннар алар».

Үстергән сарыкларын фермер Сарман, Зәй районнары һәм Чаллы шәһәре халкына һәм хуҗалыкларына сата.

2016 елда Җәүдәт Фәттахов «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант алган.

Грант акчаларына 500 башка исәпләнгән сарык фермасы төзеләчәк. Бүген эш башланган инде – элеккеге 200 башка исәпләнгән сарык фермасы реконструкцияләнә.

«Кайтып-китеп йөргән арада улларым Рөстәм, Раушан һәм Раил булышалар, ә төп ярдәмчем – хатыным Фәридә, – дип сөйләде Җәүдәт Фәттахов. – Кышка таба өч хезмәткәр ялларга уйлап торабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International