«Зәй шикәре» ААҖенә сезон башыннан бирле 132,6 мең тонна шикәр чөгендере керде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, заводка бер көн эчендә уртача 7,5 мең тонна чөгендере килә. Аны Татарстан Республикасының Зәй, Тукай, Сарман, Түбән Кама һәм Лениногорск муниципаль районнары хуҗалыкларыннан китерәләр.
Бүгенгә заводта 109,9 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 14,4 мең тонна шикәр комы әзерләнгән, шикәрнең чыгышы – 13,6 %.