Кичә, 30 августта, Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында Кама Тамагы муниципаль районынңда районның Мәдәният йорты мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Сатып алучыларга үз продукциясен Сөйки, Кирельск, Балтач, Иске Барыш, Осинники, Иске Казиле авыл җирлекләре, район кулланучылар җәмгыяте, шулай ук «Кама Тамагы ХПП» ААҖ, «Олы Кариле» ААҖһәм башка авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тәкъдим итте.
Ярминкәдә яшелчә, ит, бал, сөт күп сатылды. Район халкы шулай ук ярма, он, шикәр, йомырка, ашлык, печән, салам һәм башка товарлар да сатып ала алды.
Ярминкәдә катнашучылар бәйрәмгә килер алдыннан асссортименттан алып машиналарны һәм киштәләрне ничек матурлау турында да уйлаганнар. Килүчеләр сүзләренә караганда, ярминкә алар күңелендә бик матур тәэсир калдырган.