Татарстанда яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Татарстанда яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. 31 августка 5,6 мең га мәйданда 166,3 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңдырышлылык – 298 ц/га.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында шикәр чөгендере – 1,9 мең га, Сарман районында – 2,2 мең га мәйданда җыелган. Татлы тамыразыктан иң зур уңыш Тукай районында алына – 330 ц/га. Лениногорск районында бу күрсәткеч – 320 ц/га, Зәй районында – 310 ц/га.

Бәрәңге 455 гектар мәйданда 8,3 мең тонна алынган, уртача уңдырышлылык 183 ц/га тәзшкил итә.

Рапс 79 мең га мәйданда 54 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык - 6,8 ц/га.

Ашлык кукурузы 2,5 мең га мәйданда 9,2 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык - 36,6 ц/га.

Киләчәк ел уңышы өчен көзге культуралар 419,3 мең га мәйданда чәчелгән, бу планның 70%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International