30 августта «Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйгеләр узды.
Чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгълүмат һәм элемтәә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар килде.
«Ат чабышлары – бу традицион милли спорт төре. Дөрес, бездә әлегә дөньякүләм ярышларга чыгарлык атлар аз әле. Кызганычка каршы, без Россия Федерациясе кубогын оталганыбыз юк әле, чөнки Чечен Республикасы, Мәскәү тирәсе, Ростов, Ставрополь – анда җитди көндәшләр шактый. Ә безнең ипподромбарлык халыкара таләпләргә туры килә бит, монда атлар әзерләү өчен дә, аларны тоту өчен дә барлык шартлар бар. Шуңа күрә кызыксынучы, ат спортын, атларны яратучы кешеләрне эзләп табарга кирәк, шулар исәбенә безнең ат-спорт комплексының абруен күтәререгә мөмкин булачак. Әлбәттә, безнең үзебезнең Татарстан атлары отсын иде дә бит бүген. Монда “Актай” ат- спорт клубыннан, «Тимерхан»спорт клубыннан чабышкы атлар катнаша, әмма Чечен Республикасы башлыгы Кадыровның ике бик яхшы аты катнашы. Алар үткән ел Россия Федерациясе Президенты Призына ярышларда да җиңчеләр булганнар иде. Шуңа күрә алдан әйтүе кыен, нәтиҗәләр ни күрсәтер», – диде бәгеләр башланганчы Марат Әхмәтов.
Комплекс вестибюлендә республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре күргәзмәсе оештырылган иде. “Казан” халыкара ат спорты комплексына килгәч, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов белән бергә шул күргәзмәне карап чыкты.
Программада барысы 14 чабыш булды. Төп призга – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов призына – 2, 400 мең метрлы дистанциядәге чабышта беренче булып Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның Си Коуд чабышкысы килде, мастер-жокей - Хазмат Улубаев. Приз фонды 3 млн. сум күләмендә каралган.
Җиңүчегә призны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышта Эмпакт җирән айгырда мастер-жокей Мырзабек Кaппушeв җиңүче булды.
Казан Мэриясе, Атчылык һәм ат спорты федарациясе, «Звезда Востока», Казан Кремле кубогы, «Ак Барс Холдинг» ААҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Казан» халыкара ат-спорт комплексы призларына чабышлар,HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR призларына чистаканлы гарәп чабышкылары (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) чабышкыларының да бәйгеләре бик кызыклы булды.
«Казан» халыкара ат-спорт комплексына килүчеләр өчен балалар бию коллективлары катнашында зур концерт программасы һәм Республика балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары булды.