Марат Әхмәтов республиканың Кама Тамагы районында сыр заводының эше белән танышты

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Кама Тамагы муниципаль районына килде.

Министр, районга килгәч, быел ачылган сыр заводына керде. Монда балар өчен «Камамбер» дигән йомшак сыр һәм ак май әзерлиләр. Предприятие җитештерү чималын җирле фермерлардан сатып ала, шуның белән ул район терлекчелеген үстерүгә дә ярдәм итә. Завод, көн саен 4-6 тонна сөт сатып алып, җитештерү куәтен арттырырга уйлый. Алга таба сөт күләмен 10 тоннага җиткерергә планлаштыра.

Аннан соң Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Министр җыелучыларга республика агросәнәгать комплексының торышы, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүнең перспективалары, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде һәм күпсанлы сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International