2016 елгың 30 августында «Казан» халыкара ат-спорт комплексында (МКСК) Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Көненә багышланган ат чабышлары узачак.
Бәйрәм программасында 14 старт каралган. Атта иң яхшы йөрүче Татарстан Республикасы Президенты призын алачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Звезда Востока», Казан Кремле кубогы призларына да кызыклы тамаша булырга тора.
HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR призларына чистаканлы гарәп чабышкылары (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) һәм чит илләр жокейлары катнашулары аркасында ат чабышлары халыкара ярышлар статусын алачак һәм спутник телевидениесе аша гарәп илләренә күрсәтеләчәк.
Комплекның вестибюлендә гадәттәгечә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, предприятиеләренең ярминкә-экспозициясе оештырыла.
Комплекс каршында ачык мәйданда чатырлар.корыла, атларда йөрү оештырыла, шулай ук ерткыч кошлар белән фотога төшәргә дә мөмкин булачак.
«Казан» халыкара ат-спорт комплексына килүчеләр өчен ул көнне балалар бию коллективлары катнашында зур концерт программасы һәм Республика балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары булачак.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47 йорт. 14.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.