Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районыннан КФХ башлыгы быел 129 мең баш кош-корт саткан

2016 елның 26 августы, җомга

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Мәнәвез авылыннанФирдәвес Мөҗиповның крестьян-фермер хуҗалыгы кошчылык белән шөгыльләнә – ул күркә, мулард, каз һәм бройлер чебиләре үстерә. Фермерга бар эшендә дә аның улы Равил булыша.

«Үзебезнең инкубатор җайланмасы бар, кошларның бер күпмесен ике айга кадәр үстереп сатабыз, бер өлешен иткә калдырабыз», – дип сөйләде Равиль Мөҗипов.

2016 елда 8 мең каз, 13 мең күркә, 45 мең мулард, 63 мең бройлер тавыклары сатылган. Кошлар Татарстан халкына һәм хуҗалыкларына, шулай ук Росиянең башка төбәкләренә, шул исәптән Оренбург, Чиләбе,Свердловск өлкәләренә, Башкортостан Республикасына җибәрелә.

КФХында 7 кеше эшли. Күптән түгел монда республика программасы буенча ашлык җыю комбайны сатып алганнар.

Быел хуҗалыкта көзге һәм язгы бодайдан, арпа һәм арыштан мул уңыш җыеп алганнар. «Ашлык кукурузын җыясы калды әле», – дип сөйләде Равил Мөҗипов.

Крестьян-фермер хуҗалыгында киләчәктә фермалар биналарын модернизацияләүне планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International