Татарстан игенчеләре ашлык кукурузын җыюга керештеләр

2016 елның 26 августы, җомга

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында беренчеләрдән булып ашлык кукурузын җыюга «СХ-Первомайский» ҖЧҖ игенчеләре кереште. Хуҗалык белгечләре сүзләренә караганда, әлеге культураның уртача уңдырышлылыгы 38 ц/гатәшкил итә.

Районда ашлык кукурузы 6 хуҗалыкта игелә, гомуми мәйданы – 930 га.

Бу елның 26 августына республикада ашлык кукурузын 8 районда җыялар, болар: Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Мөслим, Нурлат һәм Тәтеш районнары. Бүгенгә 520 гектар мәйданда 1958 тонна кукуруз ашлыгы суктырылган, уртача уңдырышлылык – 37,7 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International