«Чаллы-Яшелчә» ҖЧҖендә терлекчелек комплексын төзекләндерәләр

2016 елның 27 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Чаллы-Яшелчә» ҖЧҖендәсыер абзарларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы нигезендә 200 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзекләндерәләр.

Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренә караганда, терлекләр бинасы 10 сентябрьгә әзер булачак.

Төзекләндерү белән шөгыльләнүче компания прорабы Ренат Миязов, комплекс 90 процентка әзер, дип сөйләде. Шактый күләмле эш башкарылган: стеналар һәм түшәмнәр агартылган, идән тулысынча бетонланган. Шушы көннәрдә бинаның түбәсен профнастил белән ябачаклар, шуннан соң хайваннарның һәркайсына урыннар бүләчәкләр һәм ашату җайланмалары куячаклар.

«Һичшиксез, бар хуҗалыклар савымны ничек булса да арттырырга тырыша. Бу максатка ирешүдә хайваннарның тору урыннарын яхшырту, терлекчеләрнең эш урыннарын яхшы оештыру зур роль уйный. Әлеге комплексны файдалануга кертеп, без тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», – дип билгеләп үтте Ришат Хатыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International