Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай һәм Әлки муниципаль районнарында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Чистай районында Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чистай муниципаль районы башлыгыДмитрий Иванов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин катнашты.
Әңгәмә барышында авыл хуҗалыгы темасына да кагылдылар. Районда урып-җыю кампаниясе үз эшен тәмамлаган. Чистай игенчеләре 122 мең тоннага якын ашлык җыйганнар, уртача уңдырышлылык – 24,7 ц/га. Хәзер район кырларында көзге чәчү капаниясе бара. Көзге культураларны монда 20 мең гектарда чәчәргә уйлыйлар – бу районның барлык бөртеклеләр өлешенең 40 процентын тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Президентына.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Чистай” индустрия паркында һәм башка объектларда булды.
Әлки районында Татарстан Президенты яңа “Ләйсән” йөзү бассейнын ачу тантанасында катнашты, Базарлы Матак авылында «Березка» балалар бакчасында буды һәм авыл җирлекләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм төрле предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре белән очрашты.
Басулардагы соңгы хәбәрләр турында кыскача район башлыгы Александр Никошин сөйләде. Ул, чәчү кампаниясе узган атна азагында ук тәмамланды инде, диде. Бөртеклеләр мәйданы - 30,6 мең га, җыелган ашлык күләме 89,8 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 29,4 ц/га.
Бүген район кырларында актив рәвештә көзге чәчү эшләре бара. Район башлыгы Александр Никошинхәбәр итүенчә, игенчеләр арыш чәчүне төгәлләгәннәр, бодай чәчү дәвам итә. Быел, гомумән алганда, көзге культуралар өчен 25 мең га җир бүленгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, үз чиратында, Әлки районының уңыш буенча күрсәткечләре һәрвакыт югары һәм тотрыклы, дип билгеләп үтте. Соңгы берничә елда районның агросәнәгать комплексына шактый зур акчалар инвестицияләнде:автопарк яңартылган, энергия куәте көчле булган ашлык комбайннары, чәчү комплекслары сатып алынган, яңа эш урыннары булдырылган.
«Әлки районы республика үсешенә үзеннән шактый өлеш кертә. Монда авыл хуҗалыгы шактый алга киткән, эре агросәнәгать комплекслары эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Монда ел саен яңа объектлар ачылып тора: фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл клублары; мәгариф һәм социаль учреждениеләр, юллар төзекләндерелә. Бүген без тантаналы рәвештә яңа спорт комплексын ачтык. Боларның барысы да халыкның тормыш дәрәҗәсенә уңай тәэсир итә. Күргәнебезчә, яшьләр дә хәзер күбрәк үзләренең кече ватаннарын зур шәһәрләрдән өстенрәк күрәләр».
Очрашудан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Ямкино авылына юнәлде, анда яңа авыл клубын карады.