Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының “Чынлы” ҖЧҖеннән комбайнчы Илгиз Миначев «Клаас Мега» комбайнында быелгы урып-җыю чорында 2298 тонна ашлык суктырган.
«Быелгы урак мул уңышы белән куандырды, – ди Илгиз Миначев. – Коллектив та менә дигән, эш тә әйбәт, күңелле барды».
Илгиз бүгенге көндә җир эшкәртү белән мәшгуль. «Хәзер «МТЗ-1221» тракторында эшлим, кышынбульдозерда кар чистартам, эш җитәрлек», – дип сөйли механизатор.
Илгиз Миначев «Чынлы” ҖЧҖендә 1994 елдан бирле эшли. Тырыш хезмәте өчен ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, Илгиз – тәҗрибәле, югары квалификацияле һәм техник яктан гыйлемле белгеч, яңа техниканы да тиз үзләштерә, үзе алынган барлык эшне җиренә җиткереп башкара.
«Миңа балачактан ук бу һөнәр ошый иде, үрнәк алырлык кеше дә бар иде, ул – минем бабам, күп еллар буе ул механизатор булып эшләде», – дип сөйләде Илгиз Миначев.