Кичә, 24 августта, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Чыбыклы авыл җирлегендә авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы очрашуы узды. Чарада район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, районның башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Очрашуның максаты – авылның ничек яшәвен күрсәтү, үзара тәҗрибә уртаклашу.
Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин каршылады. Ул җирле истәлекле урыннарны һәмсоциаль объектларны күрсәтте, авылда алар шактый: балалар бакчасы, спорт стадионы, яңафельдшерлык-акушерлык пункты, ветеринария пункты һәм башкалар.
Чараның пленар өлеше Чыбыклы авылының Мәдәният йортында узды. Монда тантаналы рәвештә йортында өч һәм аннан күбрәк сыер булган 25 гаиләгә саву аппаратлары тапшырдылар.
Район буенча барысы 134 аппарат тапшырылган, аның 109ы – 2015 елда. Иң күп аппаратларны Югары Нәлим авылы җирлегенең шәхси хуҗалыклары алды, аларга 21 аппарат тапшырылды, аннан кала 13 аппарат Аксар авыл җирлегенең шәхси хуҗалыкларына бирелде.
Шулай ук 2016 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисадый үсеше турында, Чыбыклы авыл җирлегенең җирле үзидарә органнары эше турында, авыл җирлекләре милкендәге авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану һәм башкалар турында да нотыклар тыңланды.