Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты.
Районның укытучылар бергәлеген сәламләп, министр, бүгенге көнгә республика игенчеләре барлык мәйданның 99%ында бөртеклеләрне җыеп бетерделәр, тулаем җыелган бөртеклеләр уңышы 4 миллионнан артык тәшкил итә, дип хәбәр итте.
Марат Әхмәтов, авылда, укытучылар гаиләсендә үскәнгә күрә, укытучы һөнәре миңа аеруча якын, дип үзе турында әйтеп узды.
«Укытучы дигәндә, кем күз алдына килә дип сорасалар, мин әйтер идем: әнием, дип. Нәкъ менә алар мине иң беренче булып хәреф танырга, иҗек җыярга, кулга каләм тотарга өйрәттеләр. Ул чакта укытучыларга ихтирам бик зур иде. Укытучының хезмәтен игенчеләрнеке кебек тонналап, гектарлап бәяләп булмый. Сезнең хезмәт җимешләре еллар үткәч күренә. Бүгенге көндә укытучының роле аеруча мөһим: сез иң кыйммәт нәрсәне – кешелек капиталын булдыручылар. Безнең республикада белем беренчел әһәмияткә ия өлкәне тәшкил итә. Илебезнең киләчәге сез әзерләп чыгара торган яшь буынның нинди булуына бәйле», – дип әйтте Марат Әхмәтов һәм укытучыларга сәламәтлек, чыдамлык һәм һөнәри уңышлар теләде.
Министр шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә, Кайбыч районы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан район мәктәпләре тарафыннан әзерләнгән чәчәкләр композицияләре күргәзмәсе белән дә танышты.