Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Людмила Гимадиева эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы оператор XIV Бөтенроссия конкурсында 2 нче урынны алды. Ул «Ясалма орлыкландыруның мано-цервикаль ысулы» дигән номинациядә үзен күрсәтте. Операторлар шулай ук «Орлыкландыруның ректо-цервикаль ысулы» дигән номинациядә ярыштылар. Конкурс Төмән өлкәсе Исет районының «Эвико Агро» агрофирмасы ҖЧҖ базасында узды. Ярышларда 2016 елда эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының төбәк конкурсларында җиңүчеләр катнашты. Конкурс барышында катнашучыларның теоретик белемнәре, лабораториядәге эшләре, орлыкландыру техникасы һәм башка күрсәткечләр бәяләнде.
Людмила Гимадиева «Җәлил” АФ ҖЧҖендә 2005 елдан бирле эшли, ә аңа кадәр осеменатор булып эшләгән. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, эш сыйфатлары ягыннан ул бик җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручан, тәҗрибәле белгеч, кешелеклелек ягыннан да ул һәркемгә ачык, һәрвакыт һәм һәркайда ярдәмгә килергә әзер.
Людмиланың ире Зөфәр дә «Җәлил” АФ ҖЧҖендә эшли – ул тракторчы-машинист. Гимадиевлар Ләшәү-Тамак поселогында яшиләр, аларның ике уллары бар.