Марат Әхмәтов Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Иванов белән очрашты

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тамбов өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Иванов белән очрашты.Очрашу Игенчеләр сараенда узды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарларыНиколай Титов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров катнашты.

Марат Әхмәтов чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы белән таныштырды. Ул республикада сөт җитештерү, терлекчелек тармагының үсеше, эре инвестиция проектларының гамәлгә ашырылуы, дәүләт ярдәме рәвешләре һәм башкалар турында сөйләде.

«Бүгенгә тулаем җыелган ашлык күләме 4 миллион тонна тәшкил итә, тагын 10 мең гектарга якын бөртекле культуралар җыясы калды, – дип хәбәр итте министр. – Аерым хуҗалыклар ашлык кукурузын җыюга керештеләр, икенче атнадан калган барлык хуҗалыклар да шул эшкә тотыначаклар».

Марат Әхмәтов әйтеп узганча, соңгы елларда Татарстанда климат шартларына бәйле рәвештә игенчелек тармагында эш аеруча куәтләнде. Авыл хуҗалыгы культураларының корыга чыдам сортларын чыгару,күпьеллык үләннәрне яңарту, игенчелекне биологизацияләү һ.б.лар буенча эшләр алып барыла.

«Республикада төрле хуҗалык рәвешләре нәтиҗәле эшләп килә, болар – эре холдинглар, урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Дәүләт ярдәме чаралары белән АПКның көчен саклап кала алдык».

Сергей Иванов, үз чиратында, Тамбов өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләде.

Өлкәдә 2 миллион гектар чәчүлек җирләре исәпләнә, энергияне саклаучы технологияләрне гамәлгә кертү буенча эшләр алып барыла. Ел саен 360 мең тоннага якын ит җитештерелә. Соңгы дүрт елда Тамбов өлкәсе игенчеләре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең чыгымнарын каплау өчен ашлык кукурузы чәчәләр, киптерү җайланмаларын субсидияләү турында төбәк программасы кабул ителгән.

Сергей Иванов шулай ук өлкәдә гамәлгә ашырыла торган эре инвестиция проектлары турында сөйләде.

Бүген Тамбов өлкәсе делегациясе «Казаньсельмаш» ААҖендә, Балтач сөт комбинатында, Кукмара муниципаль районының «Дмитриев» гаилә фермасында һәм «Урал» АХҖКында булачаклар һәм Саба муниципаль районының «Лукоз Саба» кәҗә фермасының эше белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International