Словения Республикасына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе килде.
Делегация составына Татарстан Республикасы Балтач, Буа, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Тәтеш һәм Теләче муниципаль районнары башлыклары керде.
Словениядә Татарстан вәкилләре 54 нче «АГРА-2016» Халыкара күргәзмәсендә булдылар. Әлеге форум 20 августтан 25 августка кадәр Горнья Радгона шәһәрендә уза.
Күргәзмәнең тематикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясенең киң спектрын үз эченә ала: ит-сөт продукциясе, яшелчә һәм җиләк, консервлар, икмәк продуктлары, кондитер әйберләре, шулай ук төрү җайланмалары, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм транспортировкалау системалары, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек һәм кошчылык өчен җайланмалар, парник һәм теплица җайланмалары, пестицидлар һәм ашламалар, су сиптерү һәм сугару системалары.
Күргәзмә Словениядә һәм Көньяк-көнчыгыш Европа төбәгендә иң зур күргәзмә чараларының берсе булып тора. 2015 елда күргәзмәдә дөньяның 30 иленнән (Австрия, Германия, Болгария, Венгрия, Россия, Казахстан, Бөекбритания һәм башкалар) 1700дән артык компания-экспонентлар булган иде. Әлеге чарага128меңнән артык кеше килде. Күргәзмәнең гомуми мәйданы 68 300 кв.м иде.
Словениягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе авыл хуҗалыгы тармагының берничә компаниясндә һәм объектларында булды һәм берничә эшлекле очрашу уздырды.