Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының “Дәүләтов” КФХында булып кайтты.
Хуҗалыкта хәзер киеренке вакыт, бар көчкә яшелчәләр җыялар. Бу юнәлештә эшне җиңеләйтү максатында эшкуар Нәсим Дәүләтов Германиядә җитештерелгән, бәрәңге, чөгендер, суган һәм кишер җыя торган «Гримме» комбайнын сатып алган.
Бу комбайн заманча җайланмалар белән җиһазланган, югары җитештерү көченә ия һәм ул тәүлек буе эшләргә мөмкин. Техника көнгә 10 гектар бәрәңге җыя ала, бункерының сыйдырышлылыгы – 7,5 тонна һәм ул аны бер минутта бушата ала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әлеге комбайн белән, аның мөмкинлекләре белән кызыксынды һәм бәрәңге җыю процессын үзе күзәтеп торды. Мондый комбайннар Татарстанда әлегә икәү генә – берсе әлеге хуҗалыкта булса, икенчесе - Арча муниципаль районының «Кырлай» агрофирмасы” ҖЧҖендә.
Министр шулай ук КФХның кишер, суган һәм чөгендер басуларын карап чыкты, басуларны сугару өчен төзелә торган буаны карады һәм төрле сораулар буенча үз киңәшләрен бирде.
«Дәүләтов» КФХында быел 190 гектар бәрәңге, 40шар гектар – кишер һәм чөгендер, 37 гектар – суган һәм 20 гектар кәбестә утыртылган. Бүген бер гектардан уртача 225-250 центнер бәрәңге алалар.