«Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Андрей Митрофанов урып-җыю сезонында 3,5 мең тонна ашлык суктырган

2016 елның 23 августы, сишәмбе

«Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖеннән Андрей Митрофанов – Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының алдынгы комбайнчыларыннан берсе. Ул урып-җыю сезонында «Нью-Холланд» комбайнында 3,5 мең тонна ашлык суктырган.

Механизатор сөйләвенчә, хуҗалык хезмәткәрләре урып-җыю кампаниясе чорында звеноларга бүленә һәм аның отрядында дүрт комбайн эшли. «Минем белән бергә Рамил Сибгатуллин, Айрат Сафин, Дмитрий Исаичев һәм башкалар эшли, – дип сөйләде Андрей. – Коллектив бик бердәм һәм бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә. Әгәр берәр техникада нинди дә булса өзеклек киләп чыга яисә берәр кыенлык барлыкка килә икән, шунда ук ярдәмгә ашыгалар. Звенолар арасында ярышу бар, шуңа күрә йә иртән иртәрәк килергә, йә кичен караңгыга кадәр эшләргә тырышасың».

Хуҗалыкта быелгы уңыш мулдан булган. Кызге бодай уңышы гектардан 60 центнерга кадәр җиткән. Бүген Андрей Митрофанов орлыкка люцерна суктыра, аннан соң ул рапс һәм орлык кукурузын җыюга керешәчәк.

Андрей Митрофанов 34 ел инде механизатор булып эшли, урып-җыюда 9 нчы сезон катнаша.

Алдынгы комбайнчы Иске Токмак авылында яши, гаиләсе дә ишле. Хатыны Людмила белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Митрофановларның үз хуҗалыкларында сыер, тана, дуңгызлар һәм тавыклар бар.«Урак вакытында йортта булышырга вакыт җитеп бетми, шуңа күрә йорт эшләрендә кызлар килеп булыша. Ике оныгым да бар, – дип сөйләде үзе турында Андрей Митрофанов. – Өйгә кайтканда, сине көтеп торучылар бар икән, бу зур шатлык, бу – һәр кешенең хыялы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International