Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының “Азнакай” агрофирмасыннан Расыйх Фазлыев 31 нче сезон урып-җыюда катнаша

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының “Азнакай” агрофирмасыннан Расыйх Фазлыев 31 нче сезон урып-җыюда катнаша.

«Колхозда механизатор булып 1985 елдан эшли башладым, – дип сөйли Расыйх Фазлыев. – Ул чакта уңышны легендар «Нива» комбайнында суктырдым. Хәзер «Акрос» комбайнында эшлим – бик яхшы, заманча техника, кондиционеры да бар».

Тәҗрибәле комбайнчы яшь кадрлар өчен дә үрнәк, еш кына аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, Расыйх Фазлыев – үз эшенең остасы, җаваплы, һәр эшне җиренә җиткереп башкара һәм бик аралашучан кеше.

«Бүген йә иртәгә язгы бодай суктыруны тәмамлыйбыз, – диде механизатор. – Аннары кырлардан көнбагыш, орлык кукурузын җыярга кирәк булачак – эш күп әле».

Расыйх Фазлыев әйтүенчә, бу көннәрдә комбайнчылар иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. «Эшләр киеренке, әмма мин яшь бит әле, арыган сизелми, –диде елмаеп, 54 яшьлек механизатор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International