Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда эшләүче механизаторларга акчалата премияләр алу өчен сертификатлар тапшырдылар. Алар шикәр чөгендерен 10 августта җыя башладылар.
Сертификатларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илнур Сәлихов тапшырдылар.
«Ропа Евро Тигр» комбайннары экипажлары арасында беренче урынны «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Вәдут Хөснуллин һәм Айрат Шәймөхәммәтов алды. Икенче урында – «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Айрат Хаҗиев һәм Илсур Ильясов. Өченче урын «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторы Әлмир Сәрвәровка, Рүзил Сәетшинга һәм Айрат Сәлиховка бирелде.
Төятүче механизаторлар (погрузчиклар) арасында ункөнлек йомгаклары буенча җиңүче итеп «Нуркәй” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Илфат Йосыпов танылды. Икенче урында – «Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Дамир Моратов, өченче урында – «Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖеннән Ринат Илдарханов.
Бүләкләүнең мондый төре, механизаторлар әйтүенчә, эшкә зур этәргеч бирә.