Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсынагаризалар кабул итү срогы 2016 елның 15 сентябренә кадәр озайтылды.
22 августка конкурска Россиянең 68 төбәгеннән 1600дән артык эш керде. Иң популяр номинацияләр: «Импортны алыштыру шартларында агросәнәгать комплексын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен», «Авылда кече эшкуарлыкны һәм кооперацияне үстерү», «Авыл территорияләренең тарихи-мәдәни һәм табигый куәтен саклап калу», “Бүгенге авыл гаиләсе” темаларын иң яхшы яртырткан өчен һәм башкалар. Конкурска барысы 13 номинация ккертелгән.
Авыл тематикасы буенча журналистлар проектларының Бөтенроссия конкурсы «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Аның максаты – массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә авылда эшләү перспективаларын күрсәтү, актив кешеләргә авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле проектларда үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү.
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Алтын көз – 2016” Россия агросәнәгать күргәзмәсен уздыру кысаларында узачак.
Конкурска документлар agrosmi2016@yandex.ru электрон почта аша кабул ителә.
Бөтенроссия конкурсын уздыру һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин: konkurs.agromedia.ru.